news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш бәйгесенә нәтиҗә ясадылар

Азнакайда Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш бәйгесенә нәтиҗә ясадылар
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Азнакай районы «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Комиссия әгъзалары авылларда һәм шәһәрдәге оешма-учреждениеләр тырышлыгын энә күзеннән үткәрде. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

Әйтергә кирәк, бәйрәм бизәлешенә барысы да бик җаваплы караганнар.

Быел да район бәйгесендә «Иң яхшы бизәлгән җирлек» номинациясендә җиңүгә Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе лаек булды.

Җиңүчеләр исемлегендә Бирючевка, Вахитов, Югары Стәрле, Мәлбагыш, Урсай авыл җирлекләре дә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot