Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда хорлар ярышы үтте
Сәләтле балаларны ачыклау, хор җырын популярлаштыру, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан Азнакай балалар иҗаты үзәгендә хор һәм вокаль коллективлары арасында «Хорлар көрәше» Бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бу хакта «Азнакай» газетасы яза.
Быел анда шәһәр мәктәпләреннән тугыз коллектив катнашып, үзенең җыр осталыгын сынады.
Бәйге узган ел «Хорлар көрәше» бәйгесендә җиңү ялаган 7нче мәктәпнең Резеда Гыйләҗева җитәкчелегендәге «Дастан» хоры чыгышы белән башланды. Укучылар Татарстан Республикасы гимнын ике дәүләт телендә башкарганда аларга тулы зал кушылып җырлады.
«Еллар үтә, еллар үткән саен буыннар да алмашына, шул исәптән хордагы балалар да. Моңа кадәр мәктәп хоры «Казаки» исемен йөртсә, хәзер «Дастан» исемен алдык. Укучылар белән күбрәк халык җырларына игътибар бирербез дип уйлыйм. Элекке җырларны онытырга ярамый, без бит моңлы халык», – диде Резеда Гыйләҗева.
Шәһәрнең 4нче лицееннан дүрт вокаль ансамбле катнашты. Аларның икесен башлангыч сыйныф укытучысы Гөлнара Гарифуллина әзерләгән.
Мәктәп хорлары арасында беренче урынны Азнакай 2нче урта мәктәбенең «Чишмә тавышы» коллективы яулаган.
8нче мәктәпнең «Күңелле ноталар» хорында 60 бала җырлады.
Барысы да өченче сыйныф укучылары. Патриотик җырларны яраталар. Ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләгән «Моя Россия» җырын сайлап, ялгышмаганбыз дип уйлыйм. Бүгенге вакыйгалар белән ул күңелебезгә дә якын», – дип сөйләде Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, хор җитәкчесе Фәйрүзә Гатауллина.
Бәйгенең муниципаль этабында вокаль ансамбльләр арасында 3нче мәктәп коллективы җиңү яулады (җитәкчесе – Рәсимә Фәхртдинова).
Илебезнең данлыклы композиторы Е.Крылатовның тууына 90 ел тулуга багышланган махсус номинациядә 5нче мәктәпнең «Илһам»коллективы беренче булды (җитәкчесе Светлана Писарева).
Мәгариф идарәсе методисты Гөлгенә Игътисамова да бәйгегә югары бәя биреп, хорлар көрәшен үткәрүдә өлеш керткән педагогларга, укучыларга, ата-аналарга рәхмәтен белдерде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз