Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда хөкемдар Зиннур Әбдрәшитов истәлегенә бокс турниры башланды
Бүген Азнакайда «Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында бокс буенча республика турниры башланды. Җирлегебездә бокс спорт төре үсешенә зур өлеш керткән халыкара категорияле хөкемдар Зиннур Әбдрәшитов истәлегенә узган IV республикакүләм бокс турнирына Татарстан гына түгел, илебезнең башка төбәкләреннән дә иң көчле боксчылар җыелды. Бу хакта «Маяк» сайтында Таңсылу Саниева яза.
Ярышларда 13 команда составында 16 яшькә кадәрге 150 спортчы катнаша.
Турнирны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Айдар Хәлиуллин, Зиннур Әбдрәшитовның тормыш иптәше Мөсфирә ханым, дуслары да катнашты.
Айдар Хәлиуллин үзенең чыгышында Зиннур Зәйнетдин улының районда башкарган игелекле эшләренә тукталып үтте. «Яшьләрне без бар гомерен район үсешенә багышлаган шушындый якташларыбыз үрнәгендә тәрбияләргә тиеш», – диде җитәкче.
Мөсфирә Әбдрәшитова тормыш иптәшенең гомер юлына тукталып, аны сагыну, юксыну хисләре белән искә алды.
«Аның турында бүген бик күп сөйләргә булыр иде. Ринг аның иң яраткан урыны иде. Анда күпме адым үткәнен, күпме вакыт үткәргәнен күз алдына китерүе дә авыр. Бокс белән ул яшүсмер елларыннан ук шөгыльләнә башлый. Аннан Әлмәт физкультура техникумында белем ала. Боксны хәтта армиядә дә ташламый. Хезмәтен тутырып кайткач ул районның спорт комитетында, училищеда, мәктәптә эшләде. Шул ук вакытта боксчылар белән шөгыльләнде, аларны төрле дәрәҗәдәге ярышларга әзерли иде», – диде Мөсфирә ханым.
Рингка башта кече яшьтәге спортчылар чыкты, аларны өлкәнрәкләр алыштырды. Финал алышлары исә иртәгә булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз