news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда хәрби диңгезчеләр бәйрәм итте

Азнакайда хәрби диңгезчеләр бәйрәм итте
"Азнакай"

Бүген, июль аеның соңгы якшәмбесендә Ватан алдында хәрби бурычларын үтәгән Азнакай ир-егетләре Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп узды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Азнакайда бәйрәм, гадәттәгечә, ветеран-моряк, район диңгезчеләренең «әтисе» булган Әсгать абый Каһировның йорты алдыннан башланып китте. Анда әләм күтәрү чарасыннан соң барысы да Җиңү паркында Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән ир-егетләр хөрмәтенә куелган стелла янына җыелды.

Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, хәрби комиссариаттан Раушан Йосыпов, «Адмирал» клубы җитәкчесе Дамир Минһаҗев бәйрәм белән тәбрикләп, юбилярларны бүләкләп киттеләр.

«Митингтан соң диңгезчеләр Октябрь Бүләк авылына барды. Биредә герой якташыбыз Альберт Шәйхетдиновны искә алдылар, аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot