news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда унбишенче «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды

Азнакайда унбишенче «Үсеш ноктасы» үзәге ачылды
"Азнакай"

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында 2019 елдан башлап Азнакай районының 14 мәктәбендә «Үсеш ноктасы» мәгариф үзәкләре эшли. Бүген шәһәребезнең 6нчы урта мәктәбендә аның унбишенчесе ачылды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге проект нигезендә мәктәптә биология, химия, физика бүлмәләре ремонтланып, цифрлы лабораторияләр белән тәэмин ителгән. Шулай ук робототехника буенча да җиһазлар кайтарылган.

Үзәкне ачу тантанасында мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Әхмәдишина, әти-әниләр катнашты. Укучылар цифрлы лабораторияләрдә тәҗрибәләр үткәреп күрсәттеләр.

«Икенче елга «Үсеш ноктасы» үзәкләре тагын 4 мәктәптә ачылачак. Яңа технологияләр укучыларның иҗади, логик һәм аналитик фикерләвен үстерергә ярдәм итә. Аларда биология, химия, физика кебек катлаулы фәннәр белән дә кызыксыну уята, белемнәрен баета, – диде Лилия Әхмәдишина.

Быел 6нчы мәктәп 6 млн сумлык «Татнефть» компаниясе грантын да откан. Мәктәп директоры вазифасын башкаручы Регина Сафина белдергәнчә, грант акчасына физика кабинетында капиталь ремонт ясалган, җиһазлар алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100