news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда торбаүткәргечтә авария сәбәпле, 20 меңгә якын кеше җылылыксыз калган

Азнакайда торбаүткәргечтә авария сәбәпле, 20 меңгә якын кеше җылылыксыз калган
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Бүген кич Азнакайда үзәк котельнаяның (пар казаннары бинасы) котеллары коллекторында авария булган. Шул сәбәпле, 186 күпфатирлы торак йорт, аларда 19 меңнән артык кеше (шул исәптән 5 меңнән артык бала) яши, шулай ук 8 мәктәп, 16 балалар бакчасы, хастаханә һәм шифаханә җылылыксыз калган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га хәбәр итүләренчә, 400 мм диаметрлы коллекторның торбаүткәргече өзелгән.  Җылыүткәргеч системасы температурасы төшкән килеш бер насос ярдәмендә эшләвен дәвам итә.

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында дәресләр тәмамланган, аларда балалар юк. Шифаханәдә дә кешеләр юк, ул көндезге режимда эшли. Хастаханәдә биш кеше реанимациядә, медицина учреждениесе электр җылыткычлары белән җылытыла.

Авария урынында төзәтү эшләре бара. Бригада коллекторның металл торбасының бер өлешен кисеп алган, хәзерге вакытта эретеп ябыштыру эшләре бара. Җылылык белән тәэмин итүне торгызуның якынча вакыты – бүген төн уртасы, дип хәбәр ителә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100