Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда токмач өмәсе үткәрделәр
Азнакай гимназиясендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм йөзеннән «Токмач өмәсе» уздырдылар. Бу хакта «Маяк» газетасы яза.
6 нчы, 12 нче һәм 13 нче ТОС рәисләре Рәсимә Рәхмәтуллина, Гөлфия Абдуллина, Валерий Тимиряев тырышлыгы белән уздырылган өмәдә шул җирлекләрдә яшәүче кешеләр һәм башка ТОС җитәкчеләре дә катнашкан.
«Җәймәләр кипкән арада чәй өстәле артында чәйләп тә алдык. Өмәгә килә алмаганнар токмачларын китереп киттеләр. Коры ашлар ясарга бик күп токмач җыелды. Шушы изге эшкә бик күпләрнең өлеше керде, безгә һәрвакыт ярдәм итәргә ашкынып торган активистларыбызга зур рәхмәт! Туган як, әни куллары җылысы салынган токмачлардан әзерләнгән ашлар солдатларыбызны, һичшиксез, сөендерер. Барысы да исән-сау булсыннар да, тизрәк гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде дигән теләктә калабыз», – ди Гөлфия Абдуллина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз