news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда Таҗетдин Ялчыголның тормыш һәм иҗат юлына багышланган очрашу булды

Азнакайда Таҗетдин Ялчыголның тормыш һәм иҗат юлына багышланган очрашу булды
"Азнакай"

Азнакай районы үзәк китапханәсендә дин әһеле, тарихчы, язучы, абызлар хәрәкәте юлбашчыларының берсе, табиб, гомумән, киңкырлы шәхес – Таҗетдин Ялчыголның тормыш һәм иҗат юлына багышланган эшлекле дә, җанлы да, истәлекле дә очрашу узды. Аны китапханә хезмәткәре Ләйсән Габидуллина алып барды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

«Очрашуда күршеләребез – Сарман районыннан килгән төбәкне өйрәнү музее җитәкчесе Дания Кәшипова, танылган тарихчы, мөгаллим Назыйм Мәхмүтов, язучы-тарихчы Марсель Гарипов, Татшуган авылы тарихына багышланган китап авторы, төбәкне өйрәнүче тарихчы Рүзилә Шәйхулова, Чалпы авылының хөрмәтле кешеләре – Рәсимә Шәйхулова, Зөфәр хәзрәт, районның мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Гөлшат Шәйхулова һәм җирле язучыларыбыз –«Гөлстан» берләшмәсе әгъзалары, политехник техникум студентлары катнашты», диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot