news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда сыер савучылар һәм технологлар арасында җиңүчеләр ачыкланды

Азнакайда «Таллы Бүләк» хуҗалыгы базасында сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру буенча технологларның район бәйгесе булды. Анда 16 сыер савучы, 13 технолог катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Конкурсантларны һәм кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Авыл хуҗалыгы ветераннарына, алдынгы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды.

Сыер савучылар арасында беренчелекне Илзирә Габидуллина, крестьян-фермерлык хуҗалыгыннан Лилия Минеханова алды, «Азнакай» агрофирмасының Сукаеш терлекчелек комплексыннан Резеда Газыева абсолют чемпион исемен яулады.

Технологлар арасында беренче урынга «Таллы Бүләк» хуҗалыгыннан Гөлчирә Фатыхова чыкты, «Азнакай» агрофирмасының Сәпәй бүлекчәсеннән Илнур Төхбәтуллин абсолют чемпион исеменә лаек булды.

«Юлдаш» агитбригадасы авыл хезмәтчәннәренә үзенең җыр-моңнарын бүләк итте. Ә Яшьләр үзәге белгечләре кызыклы уеннар оештырып, кәефләрне күтәрде.

Бәйгедә катнашучыларга диплом һәм истәлекле бүләк тапшырылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100