news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Сувенирлар йорты ачылды

Азнакайда Сувенирлар йорты ачылды
"Маяк"

Шәһәр музее янәшәсендә «Азнакай сувенирлары» йорты ачылды. Бу турыда «Маяк» газетасы хәбәр итә.

«Табигатьнең гүзәл почмагында урнашкан, кара алтынлы, игеннәре күкрәп үскән, иң төп байлыгы – тырыш, уңган кешеләре булган Азнакайны кунаклар, туристлар үз итә, алар ел дәвамында бирегә эзне суытмый», – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин аны ачу тантанасында.

«Менә бүген ишекләрен ачкан йортта аларга үзләре белән Азнакайның «бер кисәген» алып китү мөмкинлеге дә туды. Күреп торасыз, осталарыбыз куллары сувенирларның ниндиләрен генә иҗат итмәгән: җирлегебезнең иң матур урыннары төшерелгән элмәләр, картиналар, курчаклар, сыннар, милли чигүле киемнәр, нәкышле йорт-кирәк-яраклары... Аларның һәркайсы җирлегебез турында искә төшереп, истәлекләрне яңартып торыр», – диде ул.

Сүзне дәвам иткән азнакайлылар сувенирларыбызның чит илләрдән килгән кунакларның да үз итүен, аларның хәтта Америка, Австралия кебек башка континентларга кадәр барып җитүен горурлану белән сөйләделәр. Ә район белән хезмәттәшлек иткән Төркия, Белоруссия республикасы, Санкт-Петербург шәһәре турында инде әйтәсе дә юк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100