news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда сөрем газы һәм мошенниклар турында онлайн дәрес булды

Азнакайда сөрем газы һәм мошенниклар турында онлайн дәрес булды
Фото: http://aznakaevo-rt.ru/

Азнакайда мәктәп укучыларына сөрем газы һәм мошенниклар турында онлайн дәрес булды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин на үткәрде. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр итә.

«Мошенниклыкның күптөрле ысуллары бар, бүгенге көндә өлкәннәр генә түгел, урта һәм яшь буын кешеләре дә алдана. Сөрем газы белән агулану профилактикасын үткәрү шулай ук көн кадагында. Шуңа күрә, балалар, без сезнең белән онлайн дәрес үткәрергә булдык — үзегез дә иминлек чараларын белеп калыгыз, әти-әниегез, әби-бабагызга да аңлатыгыз. Шулай гына без бу мәсьәләне чишә алабыз», — диде Айдар Шәмсетдинов.

Сөрем газы белән агулану һәм мошенниклардан алдану очраклары алга таба артмасын, һәркем иминлек кагыйдәләрен истә тотсын өчен профилактик әңгәмәгә район эчке эшләр бүлегеннән участок уполномоченныйлары бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнур Авзалетдинов һәм Азнакай газ хезмәте мастеры Фирүзә Баһаветдинова да чакырылды.

«Әгәр сезгә билгесез кеше элемтәгә чыгып, теләсә нинди сәбәп белән акча күчерергә, телефонга килгән кодны әйтергә һ.б. кушалар икән, тыңламагыз. Интернет кибетләрдә дә саклык кирәк: шәхси кабинетта банк картасының реквизитларын сакламагыз, сорасалар, әйтмәгез! Интернетта шомлы сайтларга кермәгез», — диде Илнур Авзалетдинов.

Фирүзә Баһаветдинова табигый газ турында чыгыш ясады, сөрем газының кешегә тәэсир көче турында сөйләде һәм газ җиһазын куллану кагыйдәләрен бозмаска киңәш итте.

Айдар Шәмсетдинов шулай ук юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләрен сакларга да өндәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100