news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар

Азнакайда сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар
Фото: "Маяк" газетасы

Азнакайда сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар. Сәяси репрессия корбаннары хөрмәтенә куелган һәйкәл янына кулларына канәфер чәчкәләре тоткан яшьләр, өлкәннәр һәм әлбәттә репрессия җилләре кагылганнар, аларның якыннары җыелган иде. Митингны Азнакай муниципаль районы башлыгы урынбасары Роза Галеева ачып җибәрде, дип яза «Маяк» ггазетасы.

«Бу тарих. Без барыбыз да үз тарихыбызны белергә, хөрмәт белән искә алырга тиешбез. Үз җилкәләрендә авырлыкларны кичергән якташларыбыз, аларның якыннары алдында башыбызны иябез. Шундый авырлыкларны лаеклы күтәргәннәре өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез», – диде ул.

Әлеге фаҗига җилләре кагылган кешеләрнең да әйтер сүзе күп иде.

«Әниемнең сөйләгәннәре искә төшсә, үзәкләр өзелә. «Кинәт кенә мылтыклар белән өйгә килеп керделәр. 15 минут эчендә җыенырга куштылар», дип сөйләгән иде ул. Бик күп кешеләр үлә, ачлык, ялангачлык, эшсезлек. Кадерлеләрем, шушындый матур шәһәрдә, мул тормышта яшәвегезгә сөенегез. Иң әһәмиятлесе: бер-берегезгә игътибарлы һәи ихтирамлы булыгыз. Безнең әби-бабайлар, әти-әниләр күргәннәрне башка беркемгә дә күрергә язмасын!» – диде Вәспия Таҗиева.

Соңыннан репрессиягә дучар ителгәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр куйдылар, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100