news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда сәламәтлеге чикле балаларның аналары кайбер проблемалар турында белдерде

Азнакайда сәламәтлеге чикле балаларның аналары кайбер проблемалар турында белдерде
Фото: http://aznakaevo-rt.ru/

Азнакайда сәламәтлеге чикле балаларның аналары җыелды. Очрашуда район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Шулай ук мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм туризм идарәләре, Россия социаль фонды клиент хезмәте, социаль яклау бүлеге, Азнакай политехника техникумы, «Лидер» спорт мәктәбе җитәкчеләре дә бирегә аналарның сорауларына җавап бирергә килде.

Сәламәтлеге чикле, инвалид балаларны тәрбияләп үстерүче аналар гозерләре белән бүлеште – күпчелек сораулар балаларга дәүләт тарафыннан бирелә торган ярдәм күрсәтүдә килеп чыккан кыенлыклар, һөнәри белем алу өлкәсенә үзгәрешләр кертү, урамнарда, оешма-учреждениеләрдә инвалидларга тудырылган шартларны яхшырту һәм башка мөһим мәсьәләләргә кагылды. Район җитәкчеләре һәрбер мөрәҗәгатьне игътибарга алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100