news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда шәһәр һәм район укучылары сәнәгать паркы эшчәнлеге белән танышты

Азнакай шәһәр һәм район укучылары сәнәгать паркы эшчәнлеге белән таныштылар. Укучылар белән очрашуда район башлыгы Марсель Шәйдуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов, район эшмәкәрләр берлеге җитәкчесе Әнвәр Җиһангиров, шәхси эшмәкәр Зиннур Гыйльфанов катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында Нәсимә Фазлыева яза.

Җитәкчеләр укучыларга эшмәкәрлек, урта һәм кече бизнес, ярдәм чаралары турында сөйләде. Укучыларның сорауларына җаваплар бирделәр. Аннан соң укучылар сәнәгать мәйданчыгы эшчәнлеге белән танышты.

Эшмәкәр Зиннур абыйлары укучыларны экскурсия ясап, завод эшчәнлеге белән таныштырды. Җитәкчеләр, эшмәкәрләр укучылар өчен шушылай ачык ишекләр көне уздырып, җитештерү белән таныштырып, бик тә кирәкле, игелекле эш башкаралар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100