Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда «РобоБитва» дигән республика ярышлары узды
Азнакай шәһәре балалар иҗаты үзәгендә Робототехника түгәрәгенә йөрүче балалар катнашында республика ярышлары үтте. Бу хакта «Маяк» газетасы яза.
Ярышларны ачу тантанасында Азнакай муниципаль районы башкарма комитетының эшләр белән идарәчесе Руслан Дәүләтшин, районның мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Зөлфия Зарипова да катнашып, яшь техникларга уңышлар теләде, аларны әзерләгән педагогларга мактау кәгазьләре тапшырды.
Ярышларда республиканың 9 шәһәр һәм районнарыннан килгән 15 команда составында барысы 55 укучы роботлар төзү һәм программалаштыру үзлекләрен күрсәтте. Араларында тәҗрибәле балалар да, әле тәүге кабат килүчеләр дә бар. Әнвәр Кондратьев Мөслим районыннан. «Ярышларга ел саен киләм, узган ел беренче урынны яуладым, быел да җиңүгә өметем бар», – ди.
Азнакай шәһәре балалар иҗаты үзәге директоры Раушания Хәсәнова сүзләренә караганда, республика дәрәҗәсендәге мондый ярышлар безнең районда инде 3нче тапкыр үткәрелә. «Бу юнәлеш хәзер бик актуаль һәм актив үсеш ала. Робототехника — фәнни-техник прогрессның иң мөһим юнәлешләренең берсе. Бүген бездә робот техникасы түгәрәгендә 60 бала шөгыльләнә, ә теләүчеләр шактыйга артыграк»- дип уртаклашты җитәкче. Аның сүзләренчә, балалар бу түгәрәкләргә бик теләп йөриләр. Максатчан әзерләнәләр, чөнки мондый түгәрәкләрдә баланың үсеше камилләшә. Алар конструкцияләргә, программалаштыруга өйрәнәләр, кул моторикасын ныгыталар.
Ярышларга килгәндә, көч сынашу өч мәйданчыкта барды: ике өстәлдә роботлар йөк тарту буенча сынашса, өченче өстәлдәге роботлар чын мәгънәсендә бил алышты. Кайсы робот көндәшен мәйданнан этеп чыгара, шул җиңүче, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз