news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда районында «Каз өмәсе» бәйгесе үткәрелә

Азнакайда районында «Каз өмәсе» бәйгесе дә уздырыла. Быел ул 13 декабрь көнне 18.00 сәгатьтә район-шәһәр Мәдәният йортында үткәрелә. Анда Әгерҗе, Балтач, Урсай, Мөслим, Сәпәй, Мәсгут, Югары Стәрле авыллары иҗат коллективлары көч сынаша. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Шунда ук каз ите, каз мае, каз канаты, мендәрләр сату да оештырылачак.

«Каз өмәсе» – элеккедән килгән күркәм йолаларның берсе. Кар төшүгә, уңган авыл кызлары өмәгә җыела. Җыр-бию, күңел ачу белән башкарылган эшнең авырлыгы да сизелми, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot