news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда «Патша-тау» төбәкара фестивале җиңүчеләрен ачыкладылар

Азнакайда «Патша-тау» төбәкара фестивале җиңүчеләрен ачыкладылар
Фото: https://aznakaevo-rt.ru

«Парус» спорт-туристик базасында «Патша-тау» төбәкара фестивалендә Азнакай, Баулы, Түбән Кама, Чистай районнарыннан дистәгә якын команда катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

Республика аграр яшьләр оешмасының Азнакай бүлеге тарафыннан оештырылган бәйге-бәйрәмдә егетләр-кызлар үзләрен җитезлектә, зирәклектә сынап, төрле этаплар аша үттеләр.

«Фестивальнең максаты - үзебезнең горурлыгыбыз булган мәгүрур Чатыр тавыбызны, аның данын еракларга таныту, яшьләр арасында эшче һөнәрләргә мәхәббәт уяту, традицияләребезне дәвам иттерүгә этәргеч бирү. Уеннар да шуны күздә тота. Команда әгъзалары утын да кисәчәк, аркан да тартачак, чыбыркы шартлатачак, печәнен дә чабачак», - ди аграр яшьләр оешмасының Азнакай бүлеге җитәкчесе Гөлназ Исламова.

Бу көнне Азнакайда тәмле рекорд та куелды: 1030 өчпочмактан тау өелде. Милли ризыгыбыз булган өчпочмакларны Земфира Леснова әзерләгән.

Мәйданда балалар һәм өлкәннәр өчен төрле күңел ачу чаралары, мастер-класслар да оештырылган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot