Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда музей хезмәткәрләре инновацион алымнар кертү юллары турында сөйләште
Музей хезмәткәрләре көне кысаларында, Азнакай шәһәренең 1нче мәктәбе базасында «Музейларны цифрлы трансформацияләү» темасына район музей семинары узды. «Бу турыда «Маяк» сайтында хәбәр ителә.
"Музейның төп функциясе – бу җирлектә яшәгән ата-бабаларыбызның тарихын киләчәк буыннарга җиткерү, чөнки үзенең үткәнен белмәгән халыкның, гомумән, киләчәге юк. Безнең районда музейлар бу юнәлешентә актив эш алып бара» – диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин.
Анда Азнакай районының музей һәм музей почмаклары җитәкчеләре, мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Шунда ук осталарның күргәзмәсе дә оештырылган иде.
Районда сертификатлары булган 58 музей исәпләнә. Алар арасында «Иң яхшы музей» конкурсы игълан ителгән иде. Семинар барышында конкурста җиңүчеләрне бүләкләделәр, шулай ук музей эшчәнлегенең төп проблемалары турында фикер алыштылар, музей эшендә инновацион алымнар кертү юллары һәм перспективалары билгеләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз