news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда махсус хәрби операциядәгеләргә җибәрергә токмач кистеләр

Азнакайда махсус хәрби операциядәгеләргә җибәрергә токмач кистеләр
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Азнакай районында махсус хәрби операциясендә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм туплау буенча зур эшләр башкарыла. Шушы көннәрдә 8нче мәктәптә азнакайлылар токмач кисте. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

Әлеге игелекле чараны 2нче һәм 4нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисләре Гөлфия Шәрәфетдинова һәм Нурия Хаҗипова оештырды. «Әнием токмачы» акциясе битараф булмаган бик күпләрне җыйды. Берәүләр токмачны өйдә әзерләп алып килсә, икенчеләр ашханәдә камыр җәеп, токмач кисте.

news_right_1
news_right_2
news_bot