Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Азнакайда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен маскировка-кием тегә башлаганнар
Азнакай хатын-кызлары Украинда махсус хәрби операциядә катнашучы ир-атларга беренче көннән үк ярдәм күрсәтә. Әле менә Тымытык авылында хатын-кызлар маскировка-киемнәр тегә башлаган. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.
«Көн саен мәдәният йортында дүртәр сәгать эшлибез. Әбиләр биргән акчага киндер тукымалар алдык, Кәкре Елга авылыннан да 40 киндер капчык бүләк иттеләр. Аларның җепләрен сүтеп, маскировка-киемнәр тегәбез», – ди Люция Шәйгарданова.
Тымытыклылар моңа кадәр дә күлмәк, чалбар, эчке кием, оекбаш белән ярдәм күрсәткән. Нәсимә Хафизова, Тәслия Ихсанова утызар, Рима Хәйруллина 20 пар оекбаш бәйләгән, барлыгы авылдашлардан 130 пардан артык оекбаш киткән. Сирина Минушина берүзе генә дә 6 күлмәк, 90 эчке кием, 18 чалбар теккән. Люция Шәйгарданова тукымаларны кисеп торучы һәм ире Илһам белән тиешле урынга илтеп бирә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз