news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Азнакайда 92 яшьлек әби махсус хәрби операциядә катнашучыларга токмач кисте

Азнакайда 92  яшьлек әби махсус хәрби операциядә катнашучыларга токмач кисте
"Азнакай"

Азнакай шәһәренең 12нче һәм 6нчы территориаль иҗтимагый үзидарәләр урнашкан гимназия бинасына хатын-кызлар «Солдатларга өй токмачы» акциясендә катнашты.

Уңган хуҗабикәләр хәрбиләргә җибәрү өчен токмач кисәргә булган. Аларга шәһәренең башка җитәкчеләре дә кушылган. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

«Ил иминлеген яклаган райондашлар хакында кайгырткан ханымнар арасында 92 яшьлек тыл ветераны Бәрия апаның да кулында уклавын уйнатып җәт-җәт токмач кисүенә күз дә иярми. Үз гомерендә авырлыкларны күп күргән ветеранның күңел халәтен, үз өлешен кертергә тырышуын яхшы аңлыйсың», диелгән хәбәрдә.

Аралашып, тормыш хәлләрен сөйләшеп вакыт үткәнлеге дә сизелми калган. Шул арада өстәл тулып токмач өемнәре дә пәйда булган.

«Балаларыбыз яу кырыннан исән-имин әйләнеп кайтсыннар, ә без аларга изге теләктә булып, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышырбыз», – диләр «Солдатларга өй токмачы» акциясендә катнашучылар.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100