news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда Марсель Галиевның иҗат лабораториясе – әдәби мирасханә ачылды

Азнакайда Марсель Галиевның иҗат лабораториясе – әдәби мирасханә ачылды
Фото: © «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова

Азнакайда әдәби мирасханә – Татарстанның халык язучысы Марсель Галиевның иҗат лабораториясе-музее ачылды. Музей Азнакайның 1 нче мәктәбендә оештырылган, чөнки заманында биредә югары классларда язучы үзе укыган. «Сез музей дигәч аны борынгы экспонатлар куелган урын дип уйламагыз, андый классик музей түгел. Мин аны әдәбият дәресе укытыла торган класс кебек күз алдына китерәм», диде Марсель Галиев музей ачылу тантанасында.

«Бүген үзебезнең хөрмәтле язучыбыз Марсель Баян улына музей ачабыз. Без аңа бик зур рәхмәтле – ул хөрмәтле якташыбыз, шәһәребезнең һәм районыбызның почетлы гражданины. Ул сабантуйларында, Чатыр тау җыенында һәрвакыт кайта – бик зур рәхмәт! Без сезнең белән горурланабыз», диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин музей ачылу тантанасында.

«Бирегә республиканың иң зур язучылары килгән. Сез безнең кунакларыбыз – безне һәм Марсель Баян улын хөрмәт итеп килүегез өчен рәхмәт. Әнәс Исхаков вакытында да язучылар гел килә иде. Соңгы арада килүегез сирәгәйгән иде, килегез! Кунак итәргә яратабыз – күрсәтерлек эшләребез күп», диде ул.

Музей ачылу тантанасы Азнакайда татар әдәбияты көннәре кысаларында үтте. Язучыларны Азнакай районы башкарма комитетының социаль эшләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев озатып йөрде һәм Азнакай районының әдәби тормышы белән дә ул таныштырды.

Марсель Галиев белән бергә Казаннан күренекле язучылар – Рабит Батулла, Газинур Морат, Вахит Имамов, Нәбирә Гыйматдинова, Мансур Гыйләҗев, Шәмсия Җиһангирова, Рәдиф Сәгъди кайткан иде. Язучылар делегациясен Берлекнең иҗат эшләре буенча урынбасары Дания Нәгыйм җитәкләде. Азнакайга шулай ук Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм аның белән шагыйрь Данис Хәйруллин, Лилия Гыйбадуллина, Әлмәт бүлеге җитәкчесе Равил Сабыр һәм аның белән шагыйрәләр Резеда Хәертдинова, Нәфисә Сабирҗанова килгән иде.

Әлеге чарада, шулай ук, «Казан утлары» журналы десанты – баш мөхәррир урынбасары Вакыйф Нуриев, проза бүлеге мөхәррире Рафис Корбан һәм яшь шагыйрә, журнал хезмәткәре Алинә Хәбибуллина да катнашты.

Марсель Галиев кунакларны музей бүлмәсенә чакырыр алдыннан әлеге музейны төзүгә фатиха биргән район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗевка, мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗевага, мәктәп директоры Дамир Фәттаховка, оештыру мәшәкатен үз җилкәләрендә күтәргә журналист Расиха Фәизова һәм педагог-китапханәче Рәмзия Кашаповага зур рәхмәтләр әйтте.

Язучы музей ачылу тантанасында чыгыш ясаганда язучыларның музейларын – Биектау районының Чыршы авылында Батулланың үзе төзегән музеен, Чаллыда Вахит Имамовның Тарих классы музеен, Кукмарада Газинур Моратның музеен, Балык Бистәсе районында Равил Фәйзуллин музеен, Буада Ренат Харис музеен искә алды.

«Музей озак яшәсен, мәктәптә балалар артсын. Биредә 400дән артык бала укый икән, мәктәпнең перспективасы бар», дип тәмамлады ул чыгышын һәм кунакларны музейга чакырды.

«Без бу музейны тикмәгә генә «иҗат лабораториясе» дип атамадык. Чөнки монда үзәктә - туган тел язмышы, укучыларның туган телгә хөрмәтен һәм горурлык хисен арттыруда бу музей зур роль уйнар дигән өметебез бар. музейның эшчәнлеген һәм юнәлешен Марсель Галиев үзе билгеләде», дип таныштырды педагог-китапханәче Рәмзия Кашапова. Ул музейның язучы белән берлектә оештырылуын ассызыклады.

  • Әдәби мирасханә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Муниципаль мәктәпкәчә белем бирү һәм гомуми белем бирү оешмаларының Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм максатыннан оештырылган бәйге» кысаларында 500 мең сум күләмендә грант отып оештырылган.
news_right_1
news_right_2
news_bot