news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Кыш бабай призына көрәш ярышы җиңүчеләре билгеле

Азнакайда «Чатыр-Тау Арена» спорт комплексында 2006-2009, 2010-2013, 2014 елгы һәм аннан кечерәк малайлар һәм 2005 елгы һәм аннан кечерәк кызлар арасында көрәш һәм билбаулы көрәш буенча район турниры үтте. Анда район-шәһәр мәктәпләреннән 107 спортчы бил алышты. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Спортчыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин да тәбрикләп, егет-кызларга, аларны әзерләгән тренерлар һәм физкультура укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Киеренке көрәштә кызлар арасында үз авырлык категорияләрендә Ульяна Козлова, Азалия Сафина, Азалия Галимова, Лилия Мөхәммәтшина алтын медальләр яулады.

2014 елгы һәм аннан кечерәк яшүсмерләр арасында Айгиз Абдуллин, Риназ Әюпов, Радмир Абдуллин, Җәмил Шәйхетдинов алтын медаль алды.

2010-2013 елгылар арасында Азамат Баһаветдинов, Вилдан Галиев, Рифат Миңнегалиев, Айзат Исламов, Солтан Закиров, Илдан Хәбипов, Ранил Хаҗиев, Әмирхан Сәгытдинов, Азамат Мамалимов җиңү яулады. 2005-2008 елгы яшүсмерләр арасында Салават Шәйхулов, Ранил Хурамшин, Алмаз Гәрәев, Аслан Закиров, Данияр Садыйков, Ислам Закиров җиңүче булды.

Турнирда Аслан Закиров - «Иң яхшы техника өчен», Кәрим Йосыпов - «Иң яшь катнашучы», Нәзим Сафин «Җиңүгә омтылыш өчен» номинациясендә бүләкләнде.

Команда беренчелегендә 9нчы мәктәп егетләре җиңү яуладылар. 7нче мәктәп спортчылары - икенче, Тымытык һәм 3нче мәктәп көрәшчеләре өченче урынны алды. Көрәшчеләр яулаган урыннар буенча иң яхшы тренерлар да билгеләп үтелде. Беренче урынга - Айрат Миңнегалиев, икенче урынга Илфак Закиров, өченче урынга Артур Миңнеханов лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100