Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда күп балалы гаилә статусын алучыларга таныклык тапшырдылар
Азнакайның Никахлашу сараенда күптән түгел генә өченче балалары туучыларга күп балалы гаилә таныклыкларын тапшыру тантанасы булды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.
Тантананы район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев ачып, ата-аналарның төп бәхете балаларда булуын ассызыклады. Район Советы аппараты җитәкчесе Эльвира Галиева да һәр гаиләгә җылы теләкләрен җиткереп, гаиләдә әтинең роленә тукталып үтте.
Истәлекле чарада Лилия һәм Алмаз Камалетдиновлар, Ләйсән һәм Рамил Хәмидуллиннар, Нурзыйнат һәм Кубанычбек Абдураззаковлар гаиләләрен хөрмәтләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз