news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда картинг буенча республика ярышлары җиңүчеләре билгеле

Азнакайда картинг буенча республика ярышлары җиңүчеләре билгеле
Фото: http://aznakaevo-rt.ru/

Азнакайда район башлыгы кубогына ярышлар Әгерҗе авылы буасында узды. Узышларны ачу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов та катнашып, спортчыларга, аларны әзерләгән тренерларга уңышлар теләде. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

«Районда техник спорт төрләрен үстерүгә, аларга балаларны җәлеп итүгә зур игътибар бирелә. Бүген бигрәк тә картинг хәрәкәте үсештә. Киләчәктә һәрберегезгә илкүләм җиңүләр яуларга насыйп булсын», - диде ул.

Бездә картинг белән шәһәр Балалар иҗаты үзәге каршында эшләп килүче картинг бүлегендә шөгыльләнәләр.

- Ике ел рәттән «Татнефть» җәмгыятенең «Энергия добра» бәйгесендә катнашып, 4 миллион сумнан артык грант оту бәхетенә ирештек. Грант акчасына матди-техник базаны ныгыттык. Техник спортны үстерергә ярдәм иткәннәре өчен «Татнефть» җитәкчелегенә бик рәхмәтлебез, - ди шәһәр Балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Раушания Хәсәнова.

Картинг буенча кышкы ярышларда 12-16 яшьлек спортчылар тугыз категориядә узышты. Анда район спортчыларыннан тыш, Татарстан һәм Башкортстан шәһәрләреннән 120 бала катнашты. Һәр категория буенча җиңүчеләр билгеләнде.

Фото: http://aznakaevo-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100