news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда иҗтимагый совет балалар лагерьларын йөреп чыкты

Азнакайда җәйге вакытта ял итү, сәламәтләндерү, спорт, хезмәт лагерьлары эшли. Ел саен районның иҗтимагый советы аларның эшчәнлеген тикшерә. Бу хакта «Азнакай» сайтында Ландыш Габитова хәбәр итә

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов белән иҗтимагый контроль Тымытык, Олы Сукаеш, Чалпы, Азнакай шәһәренең 6нчы мәктәпләре, «Азнакай» шифаханәсесе, «Солнышко» лагерьларында балаларга тудырылган шартларның барлык таләпләргә туры килүен-килмәвен, нормаларның саклануын карады, балаларның фикерләрен тыңлады.

news_right_1
news_right_2
news_bot