Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда җитәкчеләр һәм мәктәп укучылары намуслылык кыйммәтләре турында фикер алыштылар
Коррупциягә каршы көрәш айлыгы кысаларында Азнакайның 8 нче урта мәктәбендә район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәһәр прокуроры Марат Гыймалтдинов белән очрашу узды. Бу хакта «Маяк» сайты хәбәр итә.
«Эшлекле иртәнге аш» форматында уздырылган чарада шулай ук район эчке эшләр бүлегенең икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы эш бүлекчәсе җитәкчесе Марсель Шәрәфиев, шәһәр суды администраторы Алекс Хәмидуллин, район башлыгы ярдәмчесе Рамил Гатиятуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева да катнашты.
Ачык дәресне 12 ел шушы мәктәптә белем бирүче яшь педагог – тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рания Гыйззәтуллина бик эчтәлекле итеп алып барды. Дәрес барышында 9-11 нче сыйныфларда белем алучы егетләр-кызлар ришвәтчелекнең җәмгыятькә зыяны турында фикер алыштылар, ялгыш юлга басканнарга нинди җаваплылык каралганлыгы турында сөйләштеләр.
Җитәкчеләр балаларга коррупция төшенчәсе турында аңлатты, намуслы, гадел булырга чакырды. Соңыннан укучылар кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз