news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда йортның бишенче катыннан егылып төшкән бала исән калган

Татарстанда 10 яшьлек малай бишенче каттан егылып исән калган. Әлеге хәл кичә Азнакайда Болгар урамындагы йортларның берсендә булган.

«Татар-информ»га Яр Чаллы шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләүләренчә, баланың хәле тотрыклы, уртача дип билгеләнә.

«Ул аңында, якыннарын таный, сорауларга җавап бирә. Хәзер малай Кама балалар медицина үзәгендә тиешле дәвалау ала. Аны тәүлек буе профильле белгечләр карый», - дип билгеләделәр ведомствода.

news_right_1
news_right_2
news_bot