news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда иң яхшы Яңа ел бизәлешенә бәйге игълан ителде

Яңа ел бәйрәме алдыннан урамнарны, йорт, бина тирәләрен бизәү, кардан, боздан төрле сыннар урнаштыру гомер-гомергә матур традиция булды. Быел да биналар, урамнар матур утларга төренде, һәр тарафта бәйрәм рухы сизелә. Яңа ел бәйрәме кысаларында районда быел да «Иң яхшы Яңа ел бизәлеше» традицион конкурсы игълан ителде. Бу хакта «Азнакай» сайты хәбәр итә.

Җиңүчеләр сигез номинациядә билгеләнәчәк һәм бәйге нәтиҗәләре буенча иң яхшы бизәлеш өчен авыллар, предприятиеләр, мәктәп учреждениеләре, клублар, спорт учреждениеләре, ФАПлар бүләкләнәчәк. Үзләренең ишегалларын бәйрәмчә бизәгән, бәйрәм рухы тудырган азнакайлыларның тырышлыгы да читтә калмаячак. Бәйгедә «Иң матур ишегалды бизәлеше» дигән номинация дә бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot