news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда иң оста бадминтончыларны ачыкладылар

Азнакайда иң оста бадминтончыларны ачыкладылар
"Маяк"

Азнакай районы турнирында мәктәпләрдә һәм бадминтон түгәрәгендә шөгыльләнүче 100дән арты кеше катнашты. 

Физкультура укытучыларын, спортчыларны сәламләп, район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларның барысына да изге теләкләрен җиткерде. Бу турыда «Маяк» газетасында язалар.

Бүген районда бадминтон уены аеруча үсештә. «Чатыр-тау Арена» спорткомплексындагы түгәрәктә генә дә 150 кеше шөгыльләнә. Алар арасында өлкәннәр дә бар. 

Ярышларга Кәкре Елга мәктәбеннән 22 укучы килгән.

«Мәктәпләр арасында республикада спартакиада ярышлары уза. Анда бадминтон уены да кертелгәч, бадминтон белән шөгыльләнә башлаган идек. Ул чорда әле үзебез дә аны ныклап белмибез. Ярышларда катнаша-катнаша уйнарга да өйрәндек, кагыйдәләрне дә үзләштердек», – ди Кәкре Елга мәктәбенең физкультура укытучысы Ринат Сафин.

«Ике республика чемпионаты призерым бар. Соңгы елларда бездә бадминтон төренең популярлашуы сизелә. Аның белән шөгыльләнүчеләр саны да арта. Бүген инде мин үзем үстергән спортчыларның уңышларына куанам. Укучым Рәзил Шәймиев биредә тренер булып эшли, аның спортчылары республика күләмендә дә урыннар яулый, - диде ул.

Район турнирында уеннар алты мәйданчыкта төрле яшь категорияләре буенча бүленеп алып барылды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100