news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда иң матур ишегалларын ачыкладылар

Азнакайда 12 нче территориаль-иҗтимагый үзидарәсен караган җирлектә «Иң матур капка төбе» бәйгесе уздырылды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

«Безнең территориаль-иҗтимагый үзидарә территориясендә каралган, күз явын алырдай чәчәкләр утыртылган ишегаллары бик күп. Аларның һәрберсе үзенчә матур, зәвыклы.

«Бәйрәм алдыннан активист, волонтер Гөлчәчәк Җәлилова белән йорт алларын карап чыгып, җиңүчеләрне билгеләдек. Нәтиҗәдә, Вәлиуллиннар (Котовский урамы), Хәмидуллиннар (Щорс урамы), Нурлыевлар (Щорс урамы), Галимовлар (Щорс урамы), Җәлиловлар (8 Март), Әмирҗановлар (Щорс урамы), Сәйфуллиннар (Ершов урамы), Латыйповлар (Ершов урамы), Ильиннар (Вәлиханов урамы), Аитовлар (Щорс урамы) гаиләләре җиңүче дип табылды. Аларның барысына да истәлек бүләкләре тапшырылды», – ди 12нче территориаль-иҗтимагый үзидарә территориясе рәисе Гөлфия Абдуллина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100