news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда иң көчле бадминтончыларны ачыкладылар

Азнакайда иң көчле бадминтончыларны ачыкладылар
Фото: http://aznakaevo-rt.ru/

Азнакай районында 23 февраль — Ватан сакчысы көне уңаеннан уңаеннан уздырылып килгән авыл яшьләренең кышкы спартакиадасы быел Тымытык авылында оештырыла. Кичә «Чатыр-Тау Арена» спорткомплексында иң җитез бадминтончыларны ачыкладылар. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Яшьләр бу көнне үзләрен кул көрәше, гер күтәрү, таяк һәм аркан тарту, милли көрәш, шахмат, бадминтон, өстәл теннисы, волейбол, хоккей, чаңгыда узышуда сынап, иң көчлеләр ачыкланачак. Кайбер спорт төрләре буенча сайлап алу ярышлары инде үтте, финалга чыгучылар билгеле.

Бадминтон ярышларында һәр авыл җирлегеннән бер егет һәм кыз катнашты. Нәтиҗәдә, Кәкре Елга авыл җирлеге командасы быел да беренчелекне ычкындырмады. Илбәк егет-кызлары икенче, әгерҗелеләр өченче урынны алдылар. Актүбә бистәсе командасы дүртенче урынны яулады.

Авылда яшәүче спорт сөючеләр 10 февральдә янә очрашачак. Бу көнне чаңгыда йөгерү буенча эстафета ярышларының сайлап алу этабы уздырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100