news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда «Иң җитез автобабай һәм автоәби» бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар

Азнакайда «Иң җитез автобабай һәм автоәби» бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Дәүләт автоинспекциясенең Азнакай районы бүлекчәсе һәм «Юл хәрәкәте хәвефсезлеге» учреждениесенең профилактика буенча бүлеге, Азнакай ДОСААФы белән өлкәннәр арасында машина йөртү осталыгы бәйгесе оештырды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Шоферлар юл кагыйдәләре буенча сорауларга җаваплар бирде, соңыннан машина йөртү осталыгын да күрсәтте.

«Иң җитез автобабай һәм автоәби» район бәйгесендә беренче урынны Гөлфия Абдуллина яулады. Икенче һәм өченче урыннарны Ринат Закиров һәм Назыйф Хәсәнов бүлеште.

Җиңүчеләргә һәм барлык катнашучыларга «Юл хәрәкәте хәвефсезлеге» учреждениесенең профилактика буенча бүлек җитәкчесе Альмира Сәгъдәтуллина бүләкләр тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot