news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда игелек ярминкәсендә җыелган акча авыру баланы дәвалауга тотылачак

Азнакайда игелек ярминкәсендә җыелган акча авыру баланы дәвалауга тотылачак
"Азнакай"

Азнакай районы волонтерларының инициатив төркеме район хатын-кызлар оешмасы белән игелек ярминкәсе үткәрде.

Шәһәребезнең уңган хуҗабикәләре, үзмәшгуль оста кондитерлар җан җылысын биреп әзерләгән эшләнмәләрен тәкъдим итте. Азнакайның киң күңелле, ихлас халкы алар яныннан өзелмәде. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Ярминкәдә җыелган акча районда яшәүче Гәрәевлар гаиләсендә тәрбияләнүче кечкенә сабыйны дәвалауга биреләчәк. Теләге булган һәркем шунда ук куелган игелек тартмасына да өлешен кертә ала иде.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot