news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда ГТО комплексы нормативларын гаилә белән тапшыралар

Азнакай шәһәренең «Юбилейный» стадионында «Әти, әни, мин – дус һәм спорт сөюче гаилә» район бәйгесе кысаларында гаиләләр ГТО нормативларын тапшырдылар. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева хәбәр итә.

Әти-әниләр һәм балалар урыннан озынлыкка сикерү, гәүдәне күтәрү, җирдән этелү һәм башка төрләр буенча үзләрен сынады. Нәтиҗәдә, Мәрдановлар гаиләсе – беренче, Сафиуллиннар – икенче, Мостафиннар гаиләсе өченче урынга лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot