news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда гаиләләр арасындагы чаңгы ярышларында җиңүчеләр билгеләнде

Бүген Азнакай гаиләләре шәһәрнең чаңгы базасына җыелды. Биредә Россиядә Гаилә елы уңаеннан чаңгыда узышу буенча «Гаилә эстафетасы» уздырылды. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Спортчы гаиләләрне сәламләп, «Юбилейный» спорт мәктәбе директоры Айрат Миңнегалиев аларга рәхмәт белдереп, уңышлар теләде.

- Спорт гаиләне тагын да татулаштыра, берләштерә, бүгенге ярышлар да барчагызга да яхшы кәеф бүләк итсен, - диде ул.

Эстафета ярышларында һәр гаиләдән әти яки әни һәм бала катнашты. 12 гаилә 1, 2, 3 һәм 5 чакрым арага узышты. Шунда ук спортчылар өчен ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә булды. Нәтиҗәләр буенча, Шакировлар гаиләсе беренче урынга лаек булды. Шакировлар гаиләсе - икенче, Тазовлар гаиләсе өченче урынны яулады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100