Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда «Ел укытучысы»н сайлыйлар
Азнакайда «Ел укытучысы – 2026» бөтенроссия бәйгесенең муниципаль этабы башланды. Быел анда район мәктәпләреннән 23 педагог үзенең һөнәри осталыкларын сыный. Бу хакта «Азнакай-информ» сайтында хәбәр ителә.
Конкурс үз эченә ачык дәрес уздыру, мастер-класс һәм педагогик әңгәмә кебек биремнәрне ала. Укытучыларның эшенә узган елларда бәйге җиңүчеләре булган педагоглар бәя бирә.
Укытучылар 2 нче һәм 5 нче мәктәпләрдә ачык дәресләр күрсәттеләр инде. Иң яхшылар билгеләнгәч, алар жюри әгъзаларына үзләренең мастер-классларын тәкъдим итәчәк, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз