news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда дүрт ай дәвам иткән чаңгы ярышлары җиңүчеләре билгеле

Азнакайда дүрт ай дәвам иткән чаңгы ярышлары җиңүчеләре билгеле
Фото: "Маяк" газетасы

Азнакайның чаңгы базасында дүрт айга сузылган ярышларга нәтиҗә ясалып, агымдагы сезонның иң көчле спортчылары билгеләнде. Бу хакта «Маяк» газетасы яза.

Район башлыгы кубогына узган чаңгы һәм биатлон ярышлары сигез этаптан торды. Быелгы узышларның җиңүчеләре булып Аделина Шәрәфиева, Ясминә Җаамалиева, Лиана Гапсатарова, Аделия Низаметдинова, Мурат Халиков, Ислам Шәрәфиев, Нәфисә Шәфыйкова, Рәзилә Шәрипова, Нияз Нуриев, Денис Ишимбаев, Рамил Халиков, Азат Йосыпов, Камил Исхаков, Альберт Якимов танылды.

Җиңүчеләр һәм призерларга медальләр, Мактау грамоталары һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Үз яшьтәшләре арасында җиңү яулаучылар кубоклар белән дә бүләкләнде, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot