news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда депутат хатын-кызлар бәйгесендә җиңүче билгеле булды

Азнакайда депутат хатын-кызлар бәйгесендә җиңүче билгеле булды
Фото: https://aznakaevo-rt.ru/

Азнакайда «Мәрхәмәт-Милосердие» район берләшмәсе депутат хатын-кызлар «Мин – хатын-кыз» район бәйгесендә үзләрен күрсәтте. Бәйгенең инициаторы район башлыгы урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» район берләшмәсе депутат хатын-кызлар берләшмәсе рәисе – Роза Галеева. Бу хакта «Азнакай» сайтында Нәсимә Фазлыева яза.

Бирегә район башлыгы Марсель Шәйдуллин, аның урынбасары Айдар Шәмсетдинов килде. Алар катнашучыларга уңышлар теләп, якынлашып килгән Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан барлык гүзәл затларга матур котлау сүзләрен җиткерделәр.

Бәйге өч этаптан торды: беренчесе – визит карточкасы. Катнашучылар үзләре белән таныштырды. Икенче этапта конкурсантлар башкарган эшләре, шөгыльләре турында сөйләделәр һәм экраннардан күрсәттеләр.

Бәйгедә барлыгы биш хатын-кыз ярышты: Сукаеш авыл җирлеге Советы депутаты Ләйсәнә Вәлиева, Сәпәй авыл җирлеге Советы депутаты Ләйсән Латыйпова, Урсай авыл җирлеге Советы депутаты Зилара Рәхимҗанова, Илбәк авылы җирлеге Советы депутаты Роза Кадыйрова, Чемодур авыл җирлеге Советы депутаты Елена Старостина.

Кызларның барысы җиңүгә лаеклы һәм барысы да бик яхшы әзерләнгәннәр. Әмма һәрбер бәйгенең җиңүчесе була. Киеренке көч сынашудан соң, беренче урынга Елена Старостина лаек булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100