Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда Чернобыль һәм Маяк һаләкәтләре ветераннарын хөрмәтләделәр

Чернобыль атом-электр станциясе фаҗигасен һәм шулай ук 1957 елда «Маяк» химкомбинаты катастрофасын бетерүдә катнашучылар Азнакайда Хәтер көненә җыелды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.
Бу фаҗигаләрне ликвидацияләүдә районнан 120дән артык кеше үз хезмәтен куйган. Ни кызганыч, аларның сафлары елдан-ел сирәгәя бара. Хәтер көне чарасына фидакарь якташларның тол хатыннары да чакырулы иде.
Тантаналы чарада катнашучыларны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, хәрби комиссариат җитәкчесе Руфат Гайнетдинов сәламләп, үзләренең изге теләкләрен җиткерде.
Чара барышында ул елларның шаһиты булган Камил Хәбибуллин һәм Рәис Харисов та онытылмас вакыйгалар турында хатирәләрен яңартып, һәрдаим ярдәмнәре өчен район җитәкчелегенә һәм социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз