news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны искә алдылар

Азнакайда Чернобыль һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучыларны  искә алдылар
Фото: https://aznakaevo-rt.ru

Ел саен Чернобыль һәлакәтен искә алу көне үз гомерләрен кызганмыйча фаҗигале нәтиҗәләргә каршы көрәшкән каһарман райондашларыбыз хөрмәтенә куелган һәйкәл янында үткәрелә.һәлакәт нәтиҗәләренә каршы көрәштә 600 меңгә якын кеше катнаша. Алар арасында 120дән артык азнакайлы да була. Бүгенге көндә аларның 51е исән. Бу хакта «Маяк» сайтында Ландыш Габитова хәбәр итә.

«Бу хәтер көнендә без кешелеккә янаган куркынычны булдырмаска тырышкан, сәламәтлекләрен, гомерләрен безнең яшәү хакына корбан иткән азнакайлыларны искә алабыз. Бирегә мәрхүм каһарманнарыбызның тол хатыннары да килде. Азнакай халкы исеменнән имин тормышыбыз өчен көч куйган райондашларга, аларның якыннарына чиксез рәхмәтемне җиткерәм. Бүгенге көндә безнең хәрбиләр Запорожье АЭСын саклыйлар, икенче фаҗигане булдырмас өчен тырышалар», – диде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Быел һәлакәт нәтиҗәләрен бетерүдә катнашкан 10 кеше юбилеен билгеләп үтә, аларга район башлыгы Марсель Шәйдуллин истәлекле бүләк һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

- Хөрмәтле ветераннар, ликвидациядә катнашучылар, мәрхүм ликвидаторларның хатыннары һәм митингка килүчеләр, сез аңлыйсыз, батыр райондашларыбызның кешелекне куркыныч олы афәттән безне саклап калганнарын! Хәрби комиссариатлар 30 меңләп запастагы ир-егетне чакырганнар, шул исәптән Азнакайдан 84 кеше чакырылган иде. Нинди авыр вакытта сез, ликвидациядә катнашучылар, үзегезнең гражданлык, хәрби бурычларны үтәгәнсез! Шуның өчен сезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сез бөтен Европаны радиоактив зарарланудан коткаручылар!» – диде Азнакай шәһәре һәм районы хәрби комиссары Руфат Гайнетдинов.

Бер минут тынлыктан соң каһарманнарның якты истәлегенә һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.

Фото: https://aznakaevo-rt.ru

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100