news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда «Чатыр тауда җыен» халык ижаты фестивале көне билгеле

Азнакайда  «Чатыр тауда җыен» халык ижаты фестивале көне билгеле

8 июльдә Азнакайның Чатыр тавында халыкара «Чатыр тауда җыен» халык ижаты фестивале үткәрелә. Фестиваль 10.00 сәгатьтә башлана. Бу хакта «Азнакай» газетасы хәбәр итә.

Бәйрәмдә Татарстан Республикасының Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Балык Бистәсе, Бөгелмә, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Саба, Сарман, Тукай, Чистай, Ютазы, Яңа Чишмә районнарыннан, Яр Чаллы шәһәреннән, Башкортстан Респкубликасының Бишбүләк, Ярмәкәй районнары, Октябрьский шәһәреннән, Самара өлкәсенең Похвистнево, Шенталы районнарыннан килгән фольклор коллективлары чыгыш ясаячак.

Бәйрәмдә төрки халыкларның кул эшләре осталарының күргәзмәләре, милли ашлары белән танышырга мөмкин булачак. Шулай ук уеннар мәйданчыгында төрки халыкларның милли уеннарында, мастер классларда катнашырга була.

Фестивальдә төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган «Сөлге аланы», «Чәкчәк аланы», «Халыклар дуслыгы урамы», «Сабыйлар аланы», «Уен Fest яшьләр аланы», «Әдәбият аланы» мәйданчыклары көтә, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100