Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Азнакайда «Чаналар – 2026» фестивале узачак
6 гыйнварда 10:00 сәгатьтә Р.Ишкәев исемендәге ял паркында «Чаналар – 2026» креатив чаналар бәйгесе узачак. Анда теләге булган һәркем, шул исәптән оешма-предприятиеләр, клублар, күпфункцияле үзәк командалары катнаша ала. Бу хакта «Азнакай» газетасы хәбәр итә.
Фестивальдә түбәндәге номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнәчәк: «Иң креатив чана», «Оригиналь костюм», «Җиңү чанасы» (Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган), «Майлаган кебек!» (таудан иң тиз төшүче чана), «Халыклар бердәмлеге чанасы» (Россиядә Халыклар бердәмлеге елына багышланган), «Ерак барган саен – яхшырак» (иң ерак арага шуучы чана).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз