news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

1 сентябрь көнне 13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Пенсия фондының Азнакай клиентлар белән эшләү хезмәтендә Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлеге һәм Кеше хокукларын яклау буенча Азнакай районы вәкиллеге белән берлектә хокукый ярдәм көне үткәрелеп килә.

Районда яшәүчеләр анда пенсия, гаилә, хезмәт, торак закончалыклары, медицина иминияте, медицина ярдәме күрсәтү, мираска хокук, милек бәхәсләре белән бәйле сорауларына җаваплар таба ала. Бу турыда «Маяк» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Бер урында күптөрле консультацияләр алу мөмкинлеге бирелгәнлектән, бу кабул итүләргә халык күп килә. Аңа теләге булган һәр кеше 8-917-875- 2299;7-04-33 телефоннары аша алдан язылып, килә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot