news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда берьюлы өч бәйрәм булды

Азнакайда берьюлы өч бәйрәм булды
"Азнакай"

26 августта Азнакайда Татарстан Республикасы, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре һәм шәһәр көннәрен зурлап билгеләп уздылар. Анда Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, «Татнефть» компаниясе директорының цифрлы үсеш буенча урынбасары Евгений Звездин, Санкт Петербургның тугандаш Кызыл Гвардия районы делегациясе катнашты. Бу хакта «Азнакай» сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм чаралары Мәдәният йорты каршындагы мәйданда «Көзге калейдоскоп» дигән көз нигъмәтләре, робототехника инновацияләре һәм клонлаштыру лабораторияләре күргәзмәләреннән, район үзешчәннәре концертыннан башланды.

Игелеклелек паркында «Мәдәни мохит» проекты буенча Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова һәм саксофончы Владислав Бакин концерт бирде.

«Юбилейный» стадионында «Тамаша» урам театры чыгышы, балалар өчен аниматорлар катнашында күңелле программа әзерләнгән иде. Бер читтә осталар аланы җәелгән, декоратив-кул эшләре буенча мастер-класс та узды. Бәйрәмнең тантаналы өлеше нефть сәнәгате һәм шәһәребез үсешен чагылдырган пролог белән башланып китте.

Бәйрәмнәр белән азнакайлыларны һәм кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин тәбрикләде.

«Азнакайның тарихы нефть белән тыгыз бәйләнгән. Нефтьчеләр ярдәмендә шәһәребез көннән-көн яшәрә, матурлана, күпме социаль объектлар калка, яшәр өчен уңайлыклар арта. Быел гына да «Татнефть» компаниясе ярдәмендә шәһәребездә заманча ЗАГС, «Тау» Яшьләр үзәге биналары ачылды, «Алга» футбол манежы төзелеп бетеп килә, Мәнәвез елгасы буе төзекләндерелә. Районда бик күп федераль һәм республика программалары буенча зур эшләр алып барыла», – дип ул Татарстан һәм «Татнефть» компаниясе җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Быелгы бәйрәм аеруча үзенчәлекле – «Татнефть» компаниясе Татарстанда кара алтын ятмалары ачылуга 80 ел, Ромашкино ятмалары ачылуга 75 ел тулуны билгеләп уза.

Бәйрәм котлауларына «Татнефть» компаниясе директоры урынбасары Евгений Звездин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, Санкт Петербургның Кызыл Гвардия районы хакимияте башлыгы Евгений Разумишкин, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Алмаз Фәритов тә кушылды.

Бәйрәмне шәһәребез сәхнә осталары, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев һәм «Корица» шоу төркеме чыгышлары бизәде. «Юбилейный» стадионында алма төшәр урын юк, халык соңга кадәр тамаша кылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100