news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда бер балалар бакчасының мөдирен һәм тәрбиячеләрен эштән куганнар

Азнакай районында «Йолдызчык» балалар бакчасы тәрбиячеләрен эштән куганнар, анда балаларга карата рәхимсез мөгамәлә очраклары ачыкланган. Бу хакта Азнакай районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева хәбәр итте.

«Кызганычка каршы, Азнакайның 6 нчы «Йолдызчык» балалар бакчасында балаларга карата рәхимсез мөгамәлә очраклары булган. 2022 елның 25 октябрендә ата–ана балалар бакчасы җитәкчесенә бала белән тәрбияченең тупас мөгамәләсенә шикаять белән мөрәҗәгать итте», - диде ул. 

Зөлфия Гыйләҗева сүзләренчә, балалар бакчасы мөдире хезмәт тикшерүе максаты белән комиссия төзегән. Төркемнең барлык хезмәткәрләре дә сораштырылды, төркемнең тәрбиячеләре һәм кече тәрбиячеләре аңлатма бирде.

«Тәрбиячеләр РФ Хезмәт Кодексы маддәсе нигезендә эштән азат ителде. Төркемгә яңа тәрбиячеләр билгеләнде. Балалар бакчасы мөдире тәрбиячеләрнең эшен контрольдә тотуны тиешенчә оештырмаган өчен эштән азат итү рәвешендә дисциплинар җаваплылыкка тартылды», – дип билгеләде Гыйләҗева.

Моңа кадәр ТР Прокуратурасы Азнакайдагы балалар бакчаларының берсендә тәрбиячеләрнең балалар белән тупас тотуларын тикшерә. Алар балаларны төрлечә тарткалаган, кычкырга, җәза бирү рәвешендә аларны коридорда бикләп тоткан. Болар барысы да видеога төшерелгән.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100