news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда батырлык дәресе үтте

Азнакайда батырлык дәресе үтте
aznakaevo-rt.ru

Август аенда Азнакайның «Айсылу» балалар бакчасында шәһәрнең 24 нче янгын сундерү бүлеге рәсем бәйгесе игълан иткән иде. Балалар янгын сүндерүчеләрнең эшчәнлеген чагылдырып, рәсемнәр ясады. Бу хакта «Азнакай» газетасы яза. 

Конкурска йомгак буларак, 24 нче янгын-коткару бүлеге хезмәткәрләре балаларга 1 сентябрь көнендә янгын частенә экскурсия ясады. Бәйгедә җиңүчеләр истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде, башка катнашучылар да игътибарсыз калмады.

Янгын сүндерүчеләр балалар өчен шоу оештырды: өйрәнү манарасының штурм баскычында каскадер күнекмәләрен күрсәттеләр. Балалар шулай ук, янгын сүндерүчеләрнең костюмын киеп карады һәм янгын җиһазларының бөтен авырлыгын үзләрендә тойдылар. Балаларны иң кызыксындырганы – янгын сүндерү машинасы булды. Алар чиратлашып кабинада утырдылар, ә кайберәүләр сигнал кнопкасына басып карау бәхетенә дә иреште. Балалар экскурсиядән бик канәгать калды, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot