news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда балыкчылар клубы җитәкчесе истәлегенә турнир булды

Азнакайда балыкчылар клубы җитәкчесе истәлегенә турнир булды
Фото: Роберт Газизов

Азнакайда балык тоту буенча турнир үтте. Район мөхтәсибәте һәм балыкчылар клубы оештырган әлеге чара Сәпәй авылы буасында узды. Бу хакта «Азнакай» сайтында Таңсылу Саниева яза.

Ярышларда республикабызның башка район-шәһәрләреннән дә катнашучылар бар иде.

Азнакай районы имам-мөхтәсибе Азат хәзрәт Талибуллин һәм көньяк-көнчыгыш төбәк казые Марат Мәрданшин ярышларны ачып, балыкчыларга уңышлар теләде.

Быел ярышлар районда балыкчылар клубын булдыруның башында торган, соңыннан озак еллар аны җитәкләгән Әнис Незаметдинов истәлегенә багышланды. Чарада катнашучылар арасында аның дуслары, якыннары да бар иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot