news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда балаларның сөрем газы белән агулану сәбәбе билгеле булды

Азнакай шәһәр прокуратурасы сөрем исе белән агуланган ике бала турындагы тикшерүне тәмамлады. Бу хакта Татарстан өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, гыйнвар башында Азнакайдагы фатирларның берсендә апалы-энеле ике бала сөрем исенә агулана. 13 яшьлек малай һәм 15 яшьлек кызны хастаханәгә алып китәләр, анда аларга кирәкле ярдәм күрсәтелә. Бу вакытта балаларның әниләре һәм әбиләре өйдә була, өченче бала урамда уйнап йөри.

«Салкын һава торышы аркасында төтен юлы туңу сәбәпле, төтенне кире эчкә тартканлыгы ачыкланды», – дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Бу вакыйгадан соң белгечләр барлык җитешсезлекләрне төзәткән. Прокуратура таләбе белән алар шулай ук башка фатирларны тикшергән һәм анда яшәүчеләр белән бәхетсезлек очракларын булдырмау турында аңлату эшләре үткәргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100