news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Азнакайда авыл хуҗалыгы ветераннарын хөрмәтләделәр

Азнакайда авыл хуҗалыгы ветераннарын хөрмәтләделәр
Фото: "Маяк" газетасы

Азнакайда авыл хуҗалыгы ветераннарын «Мәллә» мәдәни үзәгендә хөрмәтләделәр. Бу хакта «Маяк» газетасы яза.

Ветераннар өчен баштан экскурсия оештырдылар. Озак еллар дәвамында «Ленин» исемендәге колхозны җитәкләгән, авыл халкының тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту өчен бар тырышлыгын куйган Габделхәй Рәхимов исемендәге Гаилә паркында булып, якты истәлекләре белән уртаклаштылар. «Мәллә» мәдәни үзәген күреп, бүгенге заман яңарышларына сокландылар.

Мәдәни үзәк залында ветераннарны зур бәйрәм тантанасы көтә иде. Ветераннарны район башлыгы Марсель Шәйдуллин, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Рамил Исламов бәйрәм белән котлады, фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтләрен белдерделәр.

«Авыл хуҗалыгында беркайчан да җиңел булмады. Сез – елның 360 көнендә дә туктамыйча иң авыр тармакта хезмәт куйдыгыз. Бик зур рәхмәт сезгә. Исән-сау, сәламәт булыгыз! Кадер-хөрмәт күреп яшәгез!»– дип изге теләкләрен җиткерде район башлыгы.

Бәйрәм район артистларының концерт номерлары белән үрелеп барды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot